Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда яңа уку елы вакытында башланырмы, бергәләп ачыклыйк

Әле күптән түгел бер зур түрәнеӊ, туристлар сезонына бәйләп, яӊа уку елыныӊ башлану вакытын күчерү мөмкинлеген карарга кирәк, дигән сүзләре җәмгыятьтә хәйран шау-шу кузгатты.

Моныӊ буенча Рәсәйнеӊ фән һәм мәгариф Министрлыгы хәтта аерым мөрәҗәгать белән чыгып, уку елыныӊ башлануы элекегечә калачак, дип белдерде.Шулай икән, шулай.
Яӊа уку елын башлау өчен иӊ беренче нәүбәттә мәктәпләрнеӊ әзерлеге тора. Бездә бу ничек соӊ? Район Советы утырышлар залында жыелган җитәкчеләр башта видеоконференция аша республикада бу эшнеӊ торышы белән таныштылар, ә соӊыннан, район башкарма комитеты җитәкчесе, район Гадәттән тыш эшләр комиссиясе рәисе Рамил Шакиров алып барган сөйләшүдә район белем бирү мәктәпләренеӊ әзерлеге, алда торган вакыйгалар күзлегеннән чыгып, яӊа бурычлар куелды.

Яңа уку елы башланыр алдыннан, ел саен мәктәпләрнең, балалар бакчаларыныӊ әзерлеге тикшерелә. Беренче чиратта, билгеле, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча таләпләргә игътибар итәләр. Шуңа да уку йортларын кабул итүдә соңгы сүзне "Роспотребнадзор" идарәсе белгечләре, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары әйтә.

Белем бирү учреждениеләрендә иминлек мәсьәләләре беренче урында торырга тиеш. Ул-бу хәлләр килеп чыга калса, күпме баланың гомеренә куркыныч яный бит. Бу турыда район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов районда куелган тәлапләрнеӊ утәлешенә тукталды, мәктәпләрнең хәлен һәм төрле кагыйдәләрнең үтәлешен ел саен энәсеннән җебенә кадәр тикшерүнеӊ нәкъ балаларныӊ куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк булганлыгын ассызыклады.

Районда уку йортларында тикшерүләр комиссия тарафынан үткәрелгән. Республика комиссиясе дә район мәктәпләрендә булганнар, аеруча Карадуган урта мәктәбенеӊ яхшы әзерлектә булуын билгеләп үткәннәр. Әмма комиссия хәбәренчә, кайбер мәктәпләрнең әзерлегенә шелтәләр бар икән әле. Бу мәктәпләрнеӊ исемлеге республика күләмендә тискәре яктан чыгуы күӊелле хәл түгел, билгеле.
Табылган җитешсезлекләрнең барысын да җитди дип әйтеп булмый да, әмма бу өлкәдә вак мәсьәлә юк, дип билгеләп үтте Рамил Шакиров. Шунлыктан,яӊа уку елына һәр белем учагы әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250