Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районныӊ даннын укучылар арттыра

Республикабызда алдынгы информацион технологияләрне тормышка кертү, көндәлек эштә кулланма һәм ярдәмче буларак аларныӊ әһәмиятен арттыру буенча зур эш алып барыла.

Бу юнәлештә мәктәп укучылары арасында бара торган АЙ-ТИ чемпионат көннән-көн үзенеӊ сафларына яӊа катнашучыларны кабул итә, инде беренче җиӊүчеләр дә билгеле. Күптән түгел башкалада республиканыӊ барлык районннарыннан җыелган җиӊүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды.
Норма урта белем бирү мәктәбе район мәгарифендә информацион технологияләр үзәге булып торуын раслады. Республика бәйгесе җиӊүчеләре сафында шушы мәктәбе укучылары - 9 сыйныф укучысы Мәхмүтова Илүзә, 8 сыйныф укучысы Хәсәнова Ләйсән, 5 сыйныф укучысы Мәхмүтова Гөлүзә дә бар. Аларныӊ һәркайсы ноутбук белән бүләкләнде.
Башлангыч белем бирү оешмалары арасында Әтнә башлангыч мәктәбе алда бара. Ел ахырында аларны аерым бүләк көтәчәк.
Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2013/10/01/377515/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250