Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның ике балалар бакчасы Грант отты

Бистәнең 3нче номерлы һәм Карадуган авылы балалар бакчалары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән конкурсларда катнашып, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан бүләк алып кайттылар.

Республикадагы 102 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе арасында 3нче номерлы балалар бакчасы "Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыручы" исеменә лаек булып, 500 мең сум күләмендә, ә Карадуган балалар бакчасы «Билингваль балалар бакчасы» конкурсы исемлегенә кертелеп, 1 миллион сумлык Грант отты.
Монда Республика тарафыннан кайтарылган укыту методик кулланмалар, милли төбәк компонентларының сакланылышы, кулланылышы һәм заман таләпләренә туры китереп технологияләрне кулану, ә иң мөһиме, татар балалар бакчаларында рус теленең ни дәрәҗәдә бирелүе игътибарга алынган.
Шулай ук "Рус телен өйрәнәбез" укыту-методик программасының авторлары булуы да җиңү яуларга ярдәм иткәндер. Шул уңайдан бакчаның рус теле укыту тәрбиячесе Дилә Гарипова да акчалата бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250