Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның оста биючеләре гимназиядә укый икән

Балтачта 6 сыйныфлар арасында «Стартинейджер» эстрада биюләре конкурсы үтте.

Балтач районында бию сәнгатен һәр буын бик ярата. Бию коллективларының район, республика бәйгеләрендә һәрдаим урыннар яулавы моңа дәлил. "Хыял" яшьләр үзәгендә үткән бию бәйгесендә без моңа янәдән инандык. Чарада Кече Лызи, Норма, гимназия һәм Балтач мәктәбе командалары көч сынашты.

Иң элек яшь биючеләребез өй эше итеп әзерләп алып килгән эстрада биюе тәкъдим итте. Икенче этапта "Күңелле викторина"да сорауларга җавап биреп, мисаллар чиштеләр.

Гимназиянең «Пластилин» бию төркеме беренчелекне яулады, алардан азга гына калышып, Норманың «Ну погоди!» бию коллективы икенче булды. «Оба - на» (Балтач) һәм «Лучшие»(КечеЛызи) биючеләре өченче, дүртенче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250