Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районыбызның хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре!

Сезне яңа уку елы башлану һәм традицион август киңәшмәсе белән тәбрик итәм.

Август киңәшмәсе инде күп еллардан бирле үзенең яшәешен, эшчәнлеген югалтмыйча, билгеле бер вакытта тормышка ашырыла килә. Киңәшмә эшендә райондагы мәгариф системасының торышы бәяләнә, проблемалар ачыклана, мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең хезмәтләренә бәя бирелә.

Хәзерге белем һәм тәрбия бирү системасы инновацион алымнарга яраклаштырылып, зур үзгәрешләр белән алга бара, балага укыту һәм тәрбия бирүдә өстенлекле юнәлешләр кулланыла, мәгариф эшчәнлеге гел баетыла. Балаларның заманча мәгълүмат белән эш итү сәләтенең камилләшүе, яңа программаларны тиз үзләштерә алулары – районыбыз укытучыларының һәм тәрбиячеләренең тырыш хезмәте ул. Яшь буын вәкилен хәзерге җәмгыятькә лаеклы шәхес итеп тәрбияләүгә омтылуыгыз мактауга лаек. Район мәгарифен үстерүдәге тырышлыкларыгызны исәпкә алып, республика җитәкчелеге дә зур кайгыртучанлык күрә. Махсус программалар нигезендә, белем бирү һәм тәрбия учреждениеләрендә башкарылган зур эшләр шуның бер дәлиле.

Мәгариф өлкәсендә эшләүче һәрбер мәгариф хезмәткәренә дә эшләрендә уңышлар, сабырлык, ныклы сәламәтлек телим. Киләчәккә белемле, тәрбияле, инициативалы шәхесләр тәрбияләп, хезмәтләрегез белән дан казанырга язсын сезгә! Яңа уку елында яңадан-яңа үрләр насыйп булсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август киңәшмәсе