Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районыбызның төньягында яшәүче Кыш бабай лаеклы ялга китмиме?

Район мәктәпләрендә Чыршы бәйрәмнәре гөрли. 106 укучысы булган Куныр урта мәктәбендә дә чыршы утларын кабыздылар.

Мәдәният йортында узучы бәйрәм чаралары өч сменада үтә. Куныр балаларының иң яраткан герое кем дип сорасагыз, алар бертавыштан Кыш бабай дип җавап бирәчәк. Чөнки Кыш бабайлары бик стажлы. Информатика укытучысы һәм райондагы коллегалары өчен чын мәгънәсендә остаз булган Рамил Нәҗиповның Кыш бабай стажы 20 елдан артык.

– Балаларның шатлыклы йөзләрен күрү күпме уңай энергия бирә. Инде могҗизаларга ышанмаганнары да Кыш бабай белән ихластан аралаша. Менә шуның өчен дә Кыш бабай булырлык. Әлеге шөгыль тормышымның алыштыргысыз бер өлеше дисәм дә ялгыш булмас, - ди районыбызның төньягында яшәүче Кыш бабай.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел