Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районыбызның уку алдынгылары

Мәктәпләрдә укулар кисәк кенә өзелеп дистанцион форматны алса да, имтиханнарга әзерләнү, аларны тапшыру да башка еллардан аерылып торса да, уку алдынгыларын хөрмәтләп үткәрелүче бәйрәм бик матур оештырылган иде.

Районыбызның уку алдынгылары

Мәктәпләрдә укулар кисәк кенә өзелеп дистанцион форматны алса да, имтиханнарга әзерләнү, аларны тапшыру да башка еллардан аерылып торса да, уку алдынгыларын хөрмәтләп үткәрелүче бәйрәм бик матур оештырылган иде. Ул узган атнада “Сабантуй” паркында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында үтте. Укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, бердәм дәүләт имтиханнарында 90 баллдан югары нәтиҗә биргән чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, иң изге теләкләрен юллап, Рамил Рашитович аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә хәзер әйдәгез, районыбызның энҗе бөртекләре белән якыннан танышыйк.

Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, БДИны югары балларга тапшыручылар:

Зилә Гайсина – Балтач урта мәктәбе, рус теленнән 91 балл;

Раушан Галиуллин – Балтач урта мәктәбе, инглиз теленнән 90 балл;

Мария Иванова – Чепья урта мәктәбе, рус теленнән 94 балл;

Розана Семенова – Чепья урта мәктәбе, рус теленнән 94 балл;

Людмила Троцианская – Чепья урта мәктәбе, рус теленнән 91 балл;

Максим Кузнецов – Чепья урта мәктәбе, рус теленнән 91 балл;

Чулпан Корбанова – Бөрбаш урта мәктәбе, рус теленнән 91 балл;

Айзилә Апанова – Салавыч күппрофильле лицее, җәмгыять белеменнән 92 балл;

Рәмис Мөсәгыйтов – Куныр урта мәктәбе, физикадан 93 балл;

Ләлә Кәримова – Түнтәр урта мәктәбе, рус теленнән 94 балл;

Рөстәм Кәримов – Норма урта мәктәбе, математикадан 90 балл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уку уку елы