Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үрдәк Балтачта бөке ясады

Кичә төштән соң бистәбез үзәгендә чыннан да бөке хасил булган иде. Сәбәбе бик гади - "Сертотмас үрдәк".

Тәрбиячеләр көне алдында бистәбезнең дүртенче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары мәдәният йорты сәхнәсендә бик тә тирән мәгънәле спектакль куйдылар. Сәхнәгә чыккан һәр персонаж рольне чын артистлардан бер дә ким башкармады. Образга да керделәр, тамаша кылган балаларны да үзләренә карата алдылар, башка бакчада эшләүче коллегаларыннан мактау сүзләре дә ишеттеләр. Төшкә кадәр тамаша залына бакча балалары җыелса, укулар тәмамлангач укучылар да "Сертотмас үрдәк"не күрергә килде. Бер көнгә ике тапкыр куелган бу тамашаны миңа залдан да, сәхнә артыннан да карарга насыйп булды. Моңарчы тәрбияче итеп кенә белгән апаларыбыз төрле рольгә кереп, бөтен күңелен бирердәй чын артистлар да икән бит. Ә инде кечкенә йолдызчыкларыбыз өчен сәхнәгә чыгу гаять кызыклы булды. Балалар алдый белми бит алар, шуңа да спектакль тәмамлангач тамаша кылган балалардан ошадымы соң дип кызыксынам. Ошадыыыы, дип беравыздан сузды алар. Чын үрдәкчә йөреп таң калдырган төп герой да, биеп эчләрне катырган бүре дә, егылып көлдергән аю да ошаган нәни тамашачыга. Менә бит, балаларыбызны нинди булдыклы тәрбиячеләребез үстерә.

Сәхнәдә уйнау бер, ә менә шушыны сәхнәгә чыгару, һәрбер кечкенә генә детален дә уйлау режиссер җилкәсенә - Илсөяр Галимулловнага төшә. Үз эшен чыннан да оста башкарган иде ул.

Хөрмәтле тәрбиячеләребез, беренче чирканчыгыгыз бик уңышлы, күңелле һәм күңел түренә үтеп керердәй булды. Афәрин. Һөнәри бәйрәмегез якынлашкан көндә ихластан котлап, Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм гаилә бәхете телисе килә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр