Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ремонт түгел, могҗиза»

"Во!" диярлек шул. Түбәдән башлап, тәрәзә-ишекләр, электр челтәре, канализация, вентиляция, җылыту системасы, түшәм, идән, стеналар, туалетлар, кухня-прачкалар яңартылган. "Хан заманындагы" агач шкафлар җете төсләрдәге заманчаларына алыштырылган.

Гыйнвар ахырлары иде. Балтачтан кайтышлый Нормада кул күтәреп торучы ханымны утырттык.
- Ярый әле туктадыгыз, - дип, салонга утыруга сүз башлады ул. - Бәйләнде генә бит бер эт. Усалга да охшамаган, артымнан тик йөри. Ак төстә булган, мескенкәйне яшелгә буяп бетергәннәр...
Үзе буялгандыр дияр идең, урамда чатнама салкын, мондый кышта буялган урынны эт дигәнең каян тапсын?


- Бала-чага эшедер, - диеп, көлештек. - Менә хәзер, минәйтәм, Салавычта күбәер инде мондый буялган этләр. Балалар бакчасы ремонтка тукталды, көзсез ачылмас, энергиясен кая куярга белмәгән, күзәтүсез калган, иреккә чыккан балалардан әллә нинди шуклыклар көтәргә була, дим...

Үзем күптән оҗмахлы, күршем өчен кайгырам дигәндәй, кыш уртасында ремонт буласын белгәч, ялгызлар, әбисезләр нишләр, балаларын кая куяр, яшьләргә эшләргә, көн итәргә кирәк бит, диештек. Дөрес, андыйларга район мәгариф идарәсе Карадуган, Сосна, Ор, Шеңшеңәр бакчаларында вакытлыча урыннар тәгаенләгән булып чыкты. Янәшәдә, якында гына булмаса да, әмма бер дә чарасы калмаган кешегә бу да бер мөмкинлек бит.

Беренче җыелыштан ук ремонт 1 мартка бетә икән дип кайтсалар да, билгеле, беркем ышанмады. Эш фронтының күплеген истә тотып, подрядчы оешма җитәкчесе Наил Сафиуллин да: "Егетләр көн-төн эшли, бик тырыша, шулай да, белмим, срогына өлгертеп булырмы икән?" - дип шикләнгән иде. Эш башлангач, инде февраль аенда төзелешнең, төгәлрәге, ул чакта җимереклекнең күләмен күреп, җәйгә хәтле җитәчәк икән дип эчтән генә нәтиҗә ясаган идем. Әмма, нибары бер атнага соңгарып, 6 мартта инде бакча балаларны кабул итте. "8 мартка безгә иң зур бүләк булды бу", - диде әниләр.

Яңартылган бакчага икенче генә көн килүче балаларның, әти-әниләрнең фикерен белергә теләп, ул чакта мин дә бакчага барган идем. Республика программасы нигезендә барган бу ремонттан бакча эчке яктан танымаслык булып үзгәргән иде. Ачылганнан бирле - 1981 елдан алып, бернинди ремонт күрмәгән, ел саен "буянып-бизәнеп" торганга һәм типовой бинага урнашканга гына әйбәтләр исемлегендә йөргән бакча заман таләпләренә җавап бирми иде шул инде. Бигрәк тә иң кечкенәләр өлешендә идәннең салкын булуы дистәләгән чыгарылыш әти-әниләрнең үзәгенә үтте: проектта киткән хата нигезендә ул идән астыннан җылы су урынына салкын су торбалары үтә диләр иде. Шунлыктан, ничек кенә киендерсәң дә, бу төркемдә балалар туңды, еш авырды, кайберләре гомерлеккә хроник чирләр алып калды. Миңа калса, бу ремонтның иң зур плюсе дә шунда: ниһаять, бу төркемдә идәннәр җылытылган. Йокы бүлмәләрендә тәрәзәләрнең күплеге дә кышын салкыннары, җәен эсселеге белән күп кыенлыклар тудырды. Зур-зур икешәр тәрәзәне томалагач, яктылык та кимегән, балалар бу үзгәрешне бик тиз сизгән, "йокларга рәхәт" диешкәннәр. Башка яңалык-үзгәрешләрне дә бик яраткан сабыйлар. "Беренче көнне елап кына килгән иде, кайткач, сөйләп туя алмады", - ди Илданның әнисе Раилә Мөхәммәтҗанова. Игезәкләр Илназ һәм Ильяс Нәбиевларның әбисе Сәрия дә: "Кайтуга, "во!" диделәр", - ди...

"Во!" диярлек шул. Түбәдән башлап, тәрәзә-ишекләр, электр челтәре, канализация, вентиляция, җылыту системасы, түшәм, идән, стеналар, туалетлар, кухня-прачкалар яңартылган. "Хан заманындагы" агач шкафлар җете төсләрдәге заманчаларына алыштырылган.

- Ай ярым эчендә шушы кадәр ремонтны башкарып чыгулары, чыннан да, бер могҗиза булды, - ди бакча мөдире Лилия Закирова. - Район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров, "Стройсервис" оешмасы җитәкчесе Наил Сафиуллиннар ремонт эшләре белән көндәлек диярлек танышып бардылар. Бөтен эш берьюлы барды, бишәр бригада эшләде, бернинди тоткарлык, өзеклек булмады. Әлеге җитәкчеләргә, төзүчеләргә, бик күп матди ярдәм күрсәткән "Татарстан" хуҗалыгына, әти-әниләргә, бакча коллективына бик рәхмәтле мин. Күптән кирәкле, күптән көтелгән ремонт иде бит бу, ярый әле, шушындый программалар бар...

Бу көннәрдә инде бакчаның фасад өлешендә дә ремонт төгәлләнеп килә. Танымаслык булып үзгәргән, өр-яңаларга биргесез бинага әйләнгән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250