Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Репетитор белән БДИга әзерләнү быел күпмегә төшәчәк?

Уку елы башланырга өлгермәде, әти-әниләр репититор эзләп чабыша ук башлады.

Кемгәдер аны үз тәҗрибәсеннән чыгып танышлары тәкъдим итсә, кемдер баш-аягы белән интернетка чумып эзләргә мәҗбүр. Дөрес, бик ерак китмичә үз мәктәбеңдәге укытучыларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бу мәсьәләдә имтихан бирәсе баладан гайре әти-әни борчыла. Бу аңлашыла, чөнки акча аның кесәсеннән чыгасы бит, аннан төпле белем киләчәккә гарантия икәнен аңа кешедән сорыйсы юк.  “Укы! Укысаң кеше булырсың””,- дип аның үзенә дә заманында аз әйтелмәгән ләбаса. Әмма репититор сайлаганда син телисеңме аны юкмы  барыбыр кесәңне капшап карарга мәҗбүрсең һәм юрганыңа карап аякны сузарга туры киләчәк. Хәер, репититорлык белән шөгыльләнүчеләрне әлләни әзләп азапланасы да юк. Алар үзләре сине көтеп утыра. Шундый адреслар белән интернет тулган. Шундый бер төркемгә шалтыратам. Хезмәтнең бәясе бер сәгатькә 400 сумнан диләр. Уртача бәя – 800 сум, кыйммәтрәк дигәне 1300 сум. Бәягә  репититорның тәҗрибәсе, квалификациясе, өйгә килеп яки килмичә укыту да йогынты ясыячак. Акчаны тулаем, яки өлешчә алдан ук биреп куйган очракта яки бер үзең генә булмыйча, төркем белән шөгыльләнгән очракта ниндидер ташламалар да булырга мөмкин икән әле. Теләсә кайсы предметка уртача бәя 500 сум булган компанияләр дә бар. Анда да педагогның квалификациясенә карап бер дәрес 600-800, яки 1-2 мең булырга мөмкин диделәр икенче бер җирдә. Кайда да: “Сез нинди нәтиҗәгә исәп тотасыз?” диячәкләр әлбәттә.20180901-IMG_8565
 
Кая гына шалтыратсаң да һәркемнең үз бәясе, әйтик, математиканың бер сәгатен  600дән 750 сумга кадәр бәяләүчеләр дә бар.
 
Улы Рөстәм моннан 2 ел элек мәктәпне тәмамлаган Ландыш ханым сөйләп торды. Алар репититорга йөрмәгән.
 
-Бер әйбергә инандым, БДИны бала репититорсыз мөсәкыйль рәвештә генә әзерләнеп бирү мөмкин әйбер түгел сыман. Чөнки БДИ ул мәктәп программасыннан тыш та өстәмә әзерлек таләп итә. 100 баллга бирүчеләр дә бар әлбәттә. Әмма бит аларның күбесе, республика, Россия күләмендәге олимпиадаларга йөрүче балалар. Алар гомумән өстәмә программа белән шөгыльләнүчеләр. Улым мәктәп программасы буенча яхшы укыды. Бишкә бирәм дип йөрде, тик анда күз күрмәгән сораулар да бик күп булган,- ди ул.
 
Башка әти-әниләрнең дә фикерләрен дә беләсе килә. Имтиханнарны репититорсыз да биреп була дигән фикердәме сез?

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев