Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика олимпиадаларында Балтач кызлары җиңү яулый

29-31нче гыйнварда Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде.

Норма урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Гөлүзә Мәхмүтова (укытучысы Нәсыйхова Г.Р.) республика олимпиадасында җиңү яулады. Шул ук мәктәптән Әдилә Шәйхетдинова (укытучысы Әсадуллина Э.В.), Бөрбаш мәктәбеннән Алсу Латыйпова (укытучысы Нуретдинова З.З.), Куныр мәктәбеннән Зилия Юнысова һәм Снежана Михайлова (укытучылары Саттарова Ә.Р) республика олимпиадасының призерлары дипломнарына ия булдылар.

Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!


Фидания Сабирова,
Мәгариф идарәсе методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада