Республика олимпиадасыннан тагын җиңү белән! (фото)
13-19 нчы февраль көннәрендә Казан шәһәрендә рус мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау туры үткәрелде.
Татар әдәбиятыннан Урта көшкәт мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Әдилә Нурмөхәммәтова (укытучысы Гафиуллина Г. М.) призлы урын алды.
Рус төркемнәрендә укучылар өчен оештырылган татар теле олимпиадасында гимназиянең 8 нче сыйныф укучысы Мәдинә Насырова исә (укытучысы Әхмәтова Р.Ш.) призер дипломына ия булды.
Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев