Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча берничә зур объект сафка бастырылды

Татарстанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде

Үткән ел республикада илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде. "Весна-2» (120 урынга), «Салават күпере» (260 урынга) һәм «Яңа Горки» торак комплексларында (330 урынга) төзелеш эшләренә барлыгы 825 миллион сумнан артык финанслар җәлеп ителгән.

Казанның «Арт сити» торак комплексында исә 1 501 укучыга исәпләнгән, бассейнлы мәктәп пәйда булды. Аның төзелеше 1,4 миллиард сумга төшкән.

Болардан тыш, «Лето», «Брайт парк» һәм «Весна» торак комплексларында өч автомобиль юлы төзелде. Финанслау күләме — 360 миллион сумнан артык.

Татарстанда илкүләм проект кысаларында 2021 елда 49 парк һәм сквер, шулай ук кече шәһәрләр бәйгесендә җиңгән 8 объект төзекләндерелде.  Быел республикада 67 парк, сквер һәм төзек яр буйлары пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев