Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Резеда Шакирҗанова: “Рәхәтләнеп тау шудык”

Кышкы каникулның матур бер көнендә без - Балтач урта мәктәбенең 5Б (сыйныф җитәкчесе Резеда Шакирҗанова) һәм 5В сыйныфлары (Люция Шәйхетдинова) бергәләп "Сабантуй" ял паркында рәхәтләнеп тау шудык.

Укучылар белән кышкы каникулларга киткәнче үк тау шуарга барабыз дип сөйләшкән идек, махсус көнен дә билгеләп куйдык. Һәм менә ул - түземсезлек белән көн дә килеп җитте. Чана-чаңгыларыбызны алып очрашырга сүз куешкан урынга юнәлдек. Көн бик матур, саф һава, акрын гына искән җил битләребезне иркәли, урман һавасы, аны берни дә алыштыра алмый, һәммәбезнең дә кәефе күтәренке.
Ярыша-ярыша таудан ашкынучы чаналар артыннан күзләр иярми, тирә-якны балаларның шау-шулары күмә. Менә кайда ук рәхәтлек. Укытучылар да, әти-әниләр дә түзә алмады, без дә чаналарга утырып, рәхәтләнеп тау шудык. Ничек рәхәт һәм күңелле. Рәхмәт әти-әниләргә, рәхмәт балаларга. Онытылмас, самими мизгелләр өчен рәхмәт. Алар белән без дә балачакка кайтып килдек.
Резеда Шакирҗанова,
Балтач урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250