Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы башлану көнен күчерү-күчермәү мәсьәләсендә карашын белдерде

РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын, көзнең беренче атналарында туризм өчен уңайлы һава торышына бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән 15енә күчерергә тәкъдим итте, дип яза "Российская газета".

"Нигә барысына да мәктәпкә 1нче сентябрьдә барырга? Уку елын 15 сентябрьдән башларга була", - дип сөйләгән Игорь Левитин Воронежда туризм үсешенә багышланган утырышта.
Ил башлыгы ярдәмчесе билгеләп узганча, Көнбатыш Европа илләрендә, территорияләрнең туристик куәтен файдалану максатыннан, "беренче кыңгыраулар"ны мәктәпләрдә 15-20 сентябрьгә күчерәләр.
Әмма әлеге тәкъдим РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау тапмаган: министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк бу төр үзгәрешләрнең максатка ярашлы түгеллеге турында белдергән.
Искәртеп үтик: яңа уку елын 1нче сентябрьдән башлау традициясе Россиядә 1935 елда барлыкка килә. Хәзер бу көнне барлык, шул исәптән югары уку йортларында, беренче даими дәресләр уздырыла. Моннан тыш, 1984 елдан башлап 1нче сентябрь илдә Белем көне буларак билгеләп үтелә.
Чыганак: "Татар-информ"
Фото: http://www.nsktv.ru/news/obshchestvo/nachalo_uchebnogo_goda_perenesut_opros_040820151715/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250