Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхәтләнеп тау шудык (фото)

Кышкы каникулның матур бер көнендә без - Балтач урта мәктәбенең 6Б сыйныфы укучылары "Сабантуй" ял паркында рәхәтләнеп тау шудык.

Сыйныфташлар белән кышкы каникулларга киткәнче үк тау шуарга барабыз дип сөйләшкән идек. Билгеләнгән көнне чана-чаңгыларыбызны алып очрашырга сүз куешкан урынга юнәлдек. Көн бик матур, саф һава, акрын гына искән җил битләребезне иркәли, урман һавасы, ул шундый тәмле... Һәммәбезнең дә кәефе күтәренке. Үзара ярыша-ярыша чана шуабыз, ә сыйныф җитәкчебез Резеда Рафаэлевна безгә кызыгып карап тора. Ул да түзмәде чанага утырды.

- И балалар, ничек рәхәт чана шуулар, сез мине балачагыма алып кайттыгыз, рәхмәт, - диде укытучыбыз.

Укытучы апаның безнең белән рәхәтләнеп тау шууына без дә бик куанык. Соңыннан бергәләшеп әниләребез ясаган кура җиләкле, мәтрүшкәле чәй эчтек. Бик күңелле булды.
Рахман Газизуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250