Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәркем тәрбияче була алмый

27 сентябрьдә менә инде 16 ел тәрбиячеләр һәм тәрбия учагында эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Балалар бакчасы... әлеге сүзтезмә үз эченә бәхетле балачакның онытылмас хатирәләрен дә, тәрбия һәм белем күнекмәләрен дә, аерылмас дуслыкны да, ә иң мөһиме яраткан бакча хезмәткәрләрен кертә.

Сабый бала бакчага беренче килгән көненнән алып, мәктәпкә чыгып киткәнче аны яратып йөрсен өчен тәрбияче генә түгел, мөдирдән алып, кухня хезмәткәренә кадәр бөтен көчен куя. Һәркөн иртән балаларны бакчада матур музыка каршы ала һәм үзенең сихри дөньясына алып кереп китә. Балаларны кабул итеп алганнан тәрбиячеләрнең һәм башка хезмәткәрләрнең бетмәс-төкәнмәс эшләре башлана. Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь. Аңа көн саен һөнәри яктан камилләшергә, мең сорау яудыручы балалар белән сабыр, ягымлы булырга, шул ук вакытта аларга белем, дөрес тәрбия дә бирергә кирәк. Тәрбияче еш кына балалар белән төрле тәҗрибәләр уздыра. Гадәти кебек тоелган күренешләрне дә сабыйларга кызыклы итеп аңлата белә.

Тәрбияче кебек үк бала өчен бик яраткан, хөрмәтле шәхес – ул тәрбияче ярдәмчесе. Сабыйлар өчен алар тәмле ризыклар белән сөендерүче дә, урын җәеп яткыручы да, урамга чыкканда киенергә ярдәм итүче дә.

Гомумән, бакчаның кайсы гына хезмәткәрен алсак та, алар сабыйлар елаганда юатырдай сүзләр табучы да, боекканда күңелен күтәреп җибәрүче дә, тәртипне өйрәтеп, хезмәт күнекмәләрен булдыручылар да. Гомумән, районыбыз бакчаларында хезмәт куючылар үзләрен төрле яклап күрсәтәләр, алар музыкант та, бәйрәмнәрдә төрле каһарман да, оста итеп рәсем ясаучы да, шул ук вакытта балалар өчен алыштыргысыз дус, ә әти-әниләргә киңәшче, сердәшче дә.

“Бүгенге көндә районда 20 балалар бакчасы бар. Алардан тыш 16 башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, 3 урта мәктәптә һәм 2 төп мәктәптә балалар бакчасы төркемнәре эшли. Шуларның икесендә белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла. Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта 9 балалар бакчасында инглиз теле дәресләре дә алып барылачак”, дип телләр өйрәнүнең башлангычы бакчадан килүне ассызыклап үтте район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Гөлнара Нотфуллина. Ул хезмәт юлын тәрбияче булып башлап җибәргән кеше. 30 еллык хезмәт стажы барышында тәрбия буенча туплаган бөтен осталыкларын районыбыз бакчаларының эшен яхшыртуда кулланып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре замана белән бергә атласын өчен вакытын, көчен жәлләмичә тырышучы шәхес.

Бөтен ил белән коронавируска каршы көрәш алып барганда, күп кенә оешма-предприятиеләр эшләрен туктатырга мәҗбүр булганда да бакчаларыбыз үз эшен тулы куәткә башкарды. Дөрес, күпмедер алар да ябылып торды, тик 12 майдан үз эшләренә яңадан старт биреп, һәрбер баланың сәламәтлеген кайгыртып, элекке эш режимына кайта алдылар һәм шуның өчен республика президенты Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт тә ишеттеләр.

Кем соң син тәрбияче дигән сорау биреп, шунда ук җавап та кайтарасым килә. Һәркем тәрбияче була алмый, аның өчен инде тәрбияче булып туарга, төркемдәге һәрбер балага үз мәхәббәтеңне тигез өлештә бүлеп бирә белергә кирәк. Сабыйларның сәләтләрен күреп, төрле юнәлешләрдә аларны ачканда гына төрле югарылыктагы конкурс-бәйге җиңүчеләре булырга да авыр түгел. Ә безнең район тәрбиячеләре елның-елында үзләренең югары дәрәҗәле булуларын раслап киләләр.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия тәрбияче тәрбиячеләр көне