Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт Сезгә, Укытучылар!

Мәктәп бусагасын атлап кердем. Коридорлар тып-тын. Кыңгырау чылтыравы да, балалар тавышы да ишетелми. Күңелне нәрсәдер чеметеп алды... Мин чынлап та мәктәптәме соң? Ни булган минем мәктәбемә? Нигә тын ул?

...Мине сискәндереп, кыңгырау чылтырады.
Шулчак мин уянып киттем. Мәктәп кыңгыравы түгел, кәрәзле телефонымның будильнигы икән лә... Сәгатькә күз салдым. 7:45. Соңга калам бит! Әле мәктәпкә барып җиткәнче күпме вакыт уза!
Тукта! Мәктәпкә барасы түгел бит! Дәресләрне бит хәзер өйдә укыйбыз... Аңарчы юынып, өстәлемне укырга әзерләп куярга кирәк. Беренче дәрес ни була икән? Җәмгыять белеме... Үзем китапларымны аралыйм, үзем күргән төшемне уйлыйм. Без читтән укуга күчкәч, мәктәбем чыннан да бушап калды бит! Моңарчы такта янында басып дәрес аңлаткан укытучыны аның экрандагы кечкенә генә сурәте алмаштырды.
Дөресен генә әйткәндә, яңа уку тәртибенә ияләнү авыр булды. Көн саен мәктәпкә урам буйлап атлап баруны, сыйныфташларым белән аралашуны берни дә алыштыра алмый икән. Күңелдә бушлык. Көн саен без икәү: мин һәм компьютер.
Әйе, безгә мәктәпкә килеп, парта артына утырып, укытучыны тыңлау күпкә, бик күпкә җинел булган икән. Хәзер инде, дәресне аңлар өчен, күп вакытта үзеңә тырышырга, эзләнергә кирәк.
Ә укытучыларга ничегрәк? Әлеге сорауга җавап бирер өчен, үзеңне укытучы роленә куеп карау да бик җитә. Экран каршына утырып, балаларга үтемле итеп дәрес бирү өчен әзерлек эшләрен алдан алып барырга кирәк. Синнән күпме ераклыкта утырган, синең белән элемтәне бары тик экран аша гына тоткан бала сине тыңларга, аңлап, биремнәрне үтәргә тиеш. Кайчак, бирелеп сөйләгән вакытта, көтелмәгән сәбәпләр аркасында элемтә дә өзелеп китә, микрофонын сүндереп куярга өлгермәгән сыйныфташыңның кечкенә энесе яки сеңлесе кычкырып елап җибәрә, төшке ашны әзерләп йөргән кемнеңдер әнисенең кулыннан чылтырап чынаягы төшеп тәгәри... Әйе, төрле хәлләр була... Әмма нинди генә авырлыклар булмасын, укытучы һәр балага дәреснең асылына төшенергә мөмкинлекләр тудырырга тырыша, чөнки баланың белеме өчен укытучының һәркайсы үзен җаваплы тоя. Кайберәүләр: ”Укытучыларның эше җайлы хәзер: экран аша гына сөйлиләр”, - дип уйлап, бик нык ялгыша. Дәрес бирү белән генә укытучының эше бетсә икән... WhatsApp, ВК, майл, электрон почталарның тагын әллә ниндиләре аша килгән бихисап күп сорау-җавапларны карап бару, белемнәрне бәяләү дә укытучыдан күпме түземлелек таләп итә. Ә бит әле күп кенә укытучыларыбыз үзләре дә әниләр. Күбесенең өйдә беренче сыйныфтан алып студент яшенә хәтле булган балалары бар. Башка әниләр кебек үк аларның да дәрес әзерләтәсе, ашау пешерәсе, юасы, җыештырасы... Хәер, үз әниләре укытучы булганнар мине яхшы аңлар...
Укытучы... Ә бит бу һөнәр кешелек дөньясы яши башлаганда ук барлыкка килгән. Дәһшәтле сугыш елларында да укучыларга белем бирү туктатылмаган һәм бүгенге авыр вәзгыятьтә дә бу эш авыр, әмма ныклы адымнар белән алга бара. Әйе, бүген укучыларга да, укытучыларга да, әти-әниләргә дә авыр. Ләкин шуны аңласак иде: бүген безгә читтән торып уку өчен кулдан килгән барлык мөмкинлекләр тудырылды, экраннар аша булса да, дусларыбызны, яраткан укытучыларыбызны күреп аралашабыз. Ә иң мөһиме: без бит сау-саләмәт. Киләчәккә якты өметләр белән карыйк. Тиздән, бик тиздән без үзебезнең якты, иркен мәктәбебездә яраткан укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз, дусларыбыз белән очрашырбыз. Әлеге өмет һәр баланың һәм һәр укытучының күңелендә яши. Төшемдә күргән мәктәбемнең буш коридорларын, куркыныч тынлыкны шаян, шук балалар тавышы чыңлавы тизрәк алыштырсын иде.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Без белемле булсын дип тырышуыгыз, безнең белән бергә булуыгыз, безне төрле халәттә булганда да аңлавыгыз, төнсез-ялсыз хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә!
Һәр карашың - белем нуры Синең,
Һәр сүзеңдә Синең изгелек.
Әнидер Син! Бәлки, без дә Синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Шагыйрьләр дә шагыйрь була алмый,
Галимнәр дә галим түгел лә,
Сез үстергән гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер Син! Бәлки, без дә Синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу - фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек.
                                                                                                                                                                                                                              Автор: Айзилә Шакирҗанова,

                                                                                                                                                                                             Балтач урта мәктәбенең 10-б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев