Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт сиңа, гимназия!

Кеше гомерендәге онытылмас мизгелләрнең берсе – мәктәп еллары. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы…

Менә шушы онытылмас хатирәләр аша Балтач гимназиясе 20 ел элек очырган карлыгачларын кабат үзенә җыйды. Бер очрашу – үзе бер гомер, диләр бит.

Очрашуда мәктәпне 20, 15, 10 ел элек тәмамлаган сабакташлар һәм аларның укытучылары катнашты. Бәйрәмнең тантаналы өлеше белем йортының 1нче катында үтте.

Иң беренче булып сүзне гимназиянең элеккеге укучысы, хәзерге көндә директор вазифасын башкаручы Ренат Камил улы Мөхәрләмов алды. Ул килгән барлык кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Җыр-моң, якты, матур теләкләр белән барган кичә бер сулышта узды да китте. Яшь буын өчен дә бик файдалы булды бу чара, чөнки әлеге кичәдә 9нчы, 11нче сыйныфлар да бар иде. Аларга карап сокланып, горурлык хисләре кичерделәр, күпме мәгълүмат алдылар.

Чыгыш ясаучылар арасында “Гимназия тәрбияләде, кеше итте безне. Рәхмәт!”- дигән сүзләр кабат-кабат яңгырады.

Яңадан очрашып, хезмәтләре белән дан казанган зур шәхесләр булган укучыларыбызны барларга һәм гимназия тарихын язуны дәвам итәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу