Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт сүзе

Карадуган балалар бакчасы үзләрендә эшләп, лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрен тәрбиячеләр көненә кунакка чакырды.

Дөресен әйтергә кирәк, без бу чакыруны көтеп алдык. Чөнки ел башыннан башлап балалар бакчасында үткәрелгән ремонт – төзекләндерү эшләреннән соң, бакчабызның тышкы күренеше матур үзгәрешләр кичерде. Ремонт чоры вакытларында оста, тырыш төзүчеләрнең эшләрен һәм алар янында хезмәт куйган бакча коллективы хезмәткәрләренең, көндез эштән кайтып, кич балалар бакчасына ярдәмгә ашыккан әти-әниләрне күреп, күзәтеп йөрдек. Һәм ниһаять, үзгәртеп корылган бакчабызга аяк бастык. Дистә еллар буе дәвамында хезмәт иткән бакчабызны бер мәлгә танымый тордык. Дөрестән дә, балалар бакчабыз нәниләр өчен могҗиза дөньясына әверелгән. Бүлмәләр, коридор – заллар заман таләбенә туры китерерлек итеп, һәтта планировкаларына кадәр үзгәртелеп төзелгән, яңа җиһазлар белән тулыландырылган. Зәвык белән бизәлгән бүлмәләр һәркемнең күңеленә хуш килерлек.

Сабыйлар безне куанып каршы алдылар. Бакча хезмәткәрләре белән берлектә үзләренең осталыкларын күрсәтеп чыгыш ясадылар һәм нәни куллары белән тырышып иҗат иткән эшләнмәләрен бүләк иттеләр.

Бәйрәмебезгә ямь өстәп, көз фасылы да авыр болытлардан вакытлыча булса да арынып, кыска бәллүр көнгә алтын нурларын сипте.

Бакча ветераннары исеменнән, оныкларыбызга заман таләбләренә карап үзгәртелгән балалар бакчасында белем һәм тәрбия алу мөмкинлеген бирүдә зур көч, ярдәмнәрен күрсәткән район администрациясенә, төзелеш оешмаларына, колхоз, авыл советы идарәләренә, бакча мөдире Бадретдинова Зөһрә Фәрит кызына җитәкчелегендәге коллективка һәм әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

 

Карадуган балалар бакчасы ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне