Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, Укытучым!

Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткәндә без «Укытучылар көне»н билгеләп үтәбез. Һәм бу юкка түгел, мөгаллим хезмәте муллык, байлык символы белән бик тәңгәл килә.

Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка бер генә һөнәр иясен дә күз алдына китереп булмый. Укытучы ил көннәргә Президентны да, табибны да, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрен дә, кешелек дөнясын икмәк белән туендыручы игенчене дә, сыер савучыны да биргән бөек зат. Укытучы – ышаныч һәм өмет чыганагы да.
Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы-остаз булырга лаек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев