Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәмзия Мөхәммәтгалиева: "Каенкай" тәрбиячеләренә рәхмәтлемен" (+фоторепортаж)

Район күләмендә «ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ - 2017» исеменә лаек булган, бүгенге көндә бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасында инглиз теле укытучысы булып эшләүче Рәмзия Мөхәммәтгалиева белән конкурстан соң аралашып, гапләшеп алдык.

Рәмзия балалар бакчасына килгәнче мәктәптә инглиз теле укыткан, шуңа да тәрбиячелек өлкәсендә ул үзен зур стажлы түгелмен ди. Ләкин өч малай үстергән әнинең бу сүзләре белән мин килешмим. Чөнки өч баһадир егеткә тормыш бүләк иткән ананың стажы хезмәт стажыннан бермә-бер артыграк була. Бу урында Гөлнара Фирдәүсовнаның фикеренә дә кушыласым килә.
Районыбызның танылган табибы Наил Мөхәммәтгалиев белән матур тормыш корып, бүген шуның рәхәтен тоеп яши алар. Рәмзия белән балалар бакчасына барганда иртән дә, кичен дә бик еш очрашырга туры килә һәм һәрчак аның елмаюлы йөзенә, канатлары булган күбәләктәй очып кына йөрүенә гаҗәпләнәм мин. Менә шуңа да аны балаларыбыз да бик ярата, хөрмәт итә. Инглиз телен дә бит алар авыр диеп тормый, чөнки Рәмзия эшендә куллана торган төрледән-төрле кызыклы чараларны сабыйлар уен дип кабул итеп, үзләре үк чит тел дөньясына сәяхәткә китәләр.
Бәйрәмнәр вакытында да инглизчә аралашу, җырлар җырлауны гадәткә керттеләр. Ә балалар сөенә һәм рәхәтләнеп апаларын кабатлыйлар.

Конкурс барышында Рәмзия өчен җан аттым, аның көчле чыгышлары әсир итте мине. Ә бит бу күмәк эшләү җимеше. Чөнки үзен сынап карарга теләп, әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән Рәмзиягә коллективта озак еллар эшләүче тәрбиячеләр бик теләп ярдәм иткән, үз киңәшләрен биргән.

Шушы айда Рәмзияне тагын бер сынау көтә, әлеге конкурсның зонаара этабы 4нче номерлы балалар бакчасында үтәчәк. Тырыш, тәвәккәл тәрбиячебезгә алда да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250