Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәмзия республиканың “Ел тәрбиячесе-2017” исеменә дәгъва кыла

"Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесенең район күләмендә үткәрелгән этабы турында язып, аның җиңүчеләре белән таныштырып үткән идек.

Аннан соң берничә район тәрбиячеләре Балтачыбызга килеп, мәртәбәле жюри тарафыннан иң-иңнәр республикага сайланып алынды. Һәм ниһаять, әлеге бәйгенең нәтиҗәсе билгеле булды. 14, 15, 16 март көннәрендә республика күләмендә үткәрелүче бәйгегә Рәмзия Мөхәммәтгалиева да үткән. Әлегә ул конкурска әзерлек эшләре алып бара. Әлбәттә, дулкынлана да, чөнки 30 иң яхшы тәрбияче арасыннан үзеңнең иң-иң яхшы булуыңны күрсәтү дә күп көч сорый. Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасында сабыйларга инглиз теле өйрәтүче тәрбиячебезгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250