Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үрнәк гаилә

Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз.

Бала тәрбияләү кебек мөхим эш һәркемнән зур җаваплылык сорый.Аларны ничек тәрбияләсәк, безнең киләчәгебез дә шулай булачак.

Арабызда үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр бик күп. Бу язмабыз Кариле авылында яшәүче Мардановлар турында. Гаилә башлыгы Раушан – Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта эшли, ә тормыш иптәше Роза өйдә балалар тәрбияли. Аларның ике уллары һәм кызлары Кариле балалар бакчасына йөриләр.

Бу яшь гаиләгә сокланмыйча карарлык түгел. Үзләренең авыр һәм җаваплы эшләреннән башка, Мардановлар гаиләсе район һәм республика күләм конкурсларда катнашалар: шахмат турниры, чаңгы шуу дисеңме. Әле быел Норма Сабантуенда “Иң чиста хуҗалык” дип тә бүләкләгәннәр үзләрен.

Күптән түгел Раида кызлары белән республика күләмендә үткән “Бозда сак булыгыз” видео конкурсында катнашып, беренче урын яуладылар. Конкурсның төп максаты – балаларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төшендерү иде. Мардановларның эшләренә зур бәя бирделәр һәм аларны Казанга МЧС России бинасына бәйрәмгә чакырдылар.  

Мардановлар кебек гаилә булганда – илебезнең киләчәге бар дип саныйбыз. Аларга исәнлек, саулык, гаилә бәхете, тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез.

 

Хөсәенова Эльмира,

Сабирова Нурия,

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Фото: Мардановлар гаиләсе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле балалар бакчасы