Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рольләрне башкарганда логопед кирәклеге сизелә

Кирәген кирәк тә, штаты юк шул...

Балтач бистәсенең икенче номерлы балалар бакчасында ата-аналар җыелышын  совет заманнарындагы кебек партия җыелышы сыман үткәрмиләр, әти-әниләрне мавыктыра-кызыксындыра торган ысуллар табарга тырышалар. Чираттагы ата-аналар җыелышы, мәсәлән, төркем балаларының “Теремок” әкиятен русча сәхнәләштерүләре белән башланды. Балалар рольләрне булдырып уйнады, үз-үзен тотышлары, актерлык сәләтләре күпмедер барлыкка килгәне күренеп тора. Аннан җыелышта да бу хакта сөйләшенде. Логопед Индира Гәрапшина да катнашты әлеге җыелышта, ул да спектакльдәге чыгышларга нигезләнеп, баланың сөйләм үзенчәлекләренә тукталды.  Төркемдәге әти-әниләр логопедның кирәклегенә инанды. Кирәген кирәк тә, күрше бакчадагы кебек биредә логопед штаты юк шул, нормативлар буенча каралмаган. Ә атнасына ике мәртәбә баланы логопедка йөртү һәр әти-әнинең дә мөмкинлегенә туры килми, көн дә эштән сорап киткәнгә баштан сыйпамаслар.  Аңлашыла, логопед урнашкан мәгариф идарәсе дә якында гына, башка бакчага күчү теләге дә юк, ләкин бу мәсьәлә, өйрәнелеп, ничек тә булса хәл ителер дигән ышаныч белән,  әти-әниләр күңелендә әле дә булса яши бирә.

Ә спектакльне рус теле укытучысы Лилия Фидаилевна, тәрбиячеләр Елена Петровна белән Гадилә Мәхмүтовна, Гүзәл апалары бик әйбәт өйрәткән, рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасында