"Романтик"та "Хыял" торты ашалган
12 июль көнне "Хыял" яшьләр үзәге "Романтик"та ял итүче балалар арасында «Караоке Battle» чарасы үткәрде. Анда 8 команда үзара көч сынашты.
Егетләр һәм кызлар командаларга исемнәрне дә үз фантазияләреннән чыгып сайлады: «Фиксики», «Забава», «Радуга», «Экстрим», «Патимейкер», «Торнадо», «Звезда», «Вжух».
Әлеге чарада катнашучылар җыр-моңга сәләтләре бармы юкмы икәнен генә күрсәтү белән чикләнмәде. Биредә актерлык осталыгы да зур роль уйнады. Дүрт этапны да уңышлы үтеп чыга алган командага татлы бүләк - торт биреләчәге дә егетләр һәм кызларга өстәмә көчләр биргәндер, мөгаен. Шулай итеп, "Хыял" үзәгенең махсус бүләге, бик тәмле тортка "Радуга" командасы лаек булды. Ә ахырдан барлык ял итүчеләр өчен дискотека гөрләде. Менә шулай итеп "Романтик"тагы һәрбер көн төрле маҗаралар белән үтеп, кичләр күңел ачу белән тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев