Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Романтик»тан кунаклар өзелми, бу юлы алар «Факел»ны кабул итте (фото)

15 июнь көнне «Факел»лылар «Романтик» лагеренда кунакта булып, күңелле стартлар үткәрделәр.

Командаларга төрледән-төрле конкурслар тәкъдим ителде, алар рәхәтләнеп йөгерде дә, сикерде дә, балык та тотты, шулай итеп алар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан белемнәрен күрсәтә алдылар. Күңелле стартларның барлык этабында да көчле көрәш барды. Җанатарлар бөтен көчләренә үз командалары өчен җан аттылар. Ә катнашучыларда җиңүгә омтылыш шуның кадәр зур булу сәбәпле, алар хәтта тирә-юньгә игътибар да итмәделәр. Барысы да финиш сызыгын беренче булып кисеп керергә теләде. Әлеге спорт бәйрәме әйдаманнарны да битараф калдырмады, алар да үз көчләрен сынап карады. Командаларга әлеге ярышлар күтәренке кәеф һәм онытылмас хатирәләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250