Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиядә барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертергә тәкъдим итәләр

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Фән һәм мәгарифне үстерү комиссиясе әгъзасы Роман Дощинский мәктәптә укытылучы барлык фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертү тәкъдиме белән чыкты, бу теге яки бу фән буенча мәҗбүри имтихан кертү тәкъдиме буенча җәмгыятьттәге хәлне җиңеләйтер иде. Бу хата РИА Новости хәбәр итә.

Россия Фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева Петтербург халыкара икътисади форумы кысаларында, "Рус әдәбияты буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын кертү иң яхшысы булыр иде",- дип белдергән иде РИА Новостига биргән интервьюда. Шулай ук ул 2020 елдан тарих фәненнән БДИ мәҗбүри булачак дип җиткерде.

"Бу сөйләшүләрне туктатырга кирәк: бүген без тарихтан БДИны, иртәгә рус әдәбиятыннан БДИны мәҗбүри итәчәкбез. Физкультурадан кала, мәктәптә өйрәнелүче барлык фәннәрдән мәҗбүри имтихан ясыйк", - дип белдерде Роман Дощинский РИА Новостига.

"Аларны төрлечә бүлгәләргә була: кайберләре 9 класстан соң бирергә, ә кайберләрен 11 дән соң. Имтиханнарны сыйныфларга бүлеп тапшыру укучыларга җиңелрәк булачак", - дип аңлатты ул.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250