Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиядә югары уку йортларына керү кагыйдәләре яңартыла

Киләсе елга «биш вузның һәрберсенә өчәр юнәлешкә» документ тапшыру кагыйдәсенә дә үзгәрешләр кертелә.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россия университетлары һәм институтларының студентларны кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр барлыкка килде. Әлеге кагыйдәләр киләсе уку елында үз көченә керәчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, 2021 елда югары уку йортлары абитуриентлар сайлаган берничә юнәлеш буенча кереш сынауларын билгели башлаячак. Шулай ук документларны китереп бирү белән беррәттән аларны онлайн режимда кабул итү мәҗбүри булачак.

Моннан тыш, яңа уку елында абитуриентка документлар тапшырырга мөмкин булган юнәлешләр саны үзгәрәчәк. Шулай итеп, «биш вузның һәрберсенә өчәр юнәлешкә» документ тапшыру кагыйдәсе тарихта калачак. 2021 елдан башлап уку йортлары үзләре бу санны мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк.

Тагын бер яңалык — «укырга керү гаризасын үзгәртергә яки икенче гариза тапшырырга рөхсәт ителәчәк», дип хәбәр итә басма. Элекке кагыйдәләр буенча яңа документны тапшыру беренче итеп бирелгән документны кире алган очракта гына рөхсәт ителә иде.

Хәзерге вакытта яңартылган кагыйдәләр турында Югары икътисад мәктәбе, Ерак Көнчыгыш федераль университеты, Санкт-Петербург һәм Петрозаводск дәүләт университетлары һәм Төньяк арктик федераль университеты хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент югары белем ВУЗ