Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Россиянең иң кыйммәт югары уку йортлары исемлегенә кайсылары керә?

Россиянең иң кыйммәтле 10 уку йорты

Россиянең иң кыймәт югары уку йортлары исемлегенә кайсылары керә? Аларда укыр өчен күпме акча кирәк?

Иң кыйммәтле уку йортлары кайсы өлкәләрдә  урнашкан?

Алар Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Томск һәм Мәскәү өлкәләрендә урнашкан. Икътисад югары мәктәбендәге (ВШЭ) кайбер студентларга (яки аларның әти-әниләренә) уку елына 770меңгә төшсә, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университетында (МГИМО) уку 600-700 меңгә чыга. “ВШЭ”да уку бары тик инглиз телендә генә бара. Аны  тәмамлаганда студентлар 2 диплом алып чыга: берсе – “ВШЭ”ныкы, икенчесе – Лондонның икътисад һәм сәясәт фәннәре югары мәктәбенеке.

Россиядә күпме студент түләп укый?

Россиянең түләүле бүлекләрендә укучылар саны бюджетта укучыларныкы белән тигез диярлек. Мәсәлән, 2018 елда бюджетка 291 мең студент кабул ителсә, түләүлегә 200 мең кеше алынган.

Түләп укучылар саны педагогик, гуманитар һәм информатика белән бәйле юнәлешләрдә күп. 2018 елда 130 мең беренче курс студентының нибары дүрттән бер өлеше генә гуманитар белгечлекләргә бюжетка укырга кергән.

Техник һәм иҗтимагый-икътисади юнәлешләрдә түләп укучылар саны күпкә азрак. Шул ук вакытта техникларга гуманитарларга караганда күбрәк бюджет урыны бирелүен дә истә тотарга кирәк.

Уку бәясе артканнан арта...

Уртача алганда, 2018 елда Россиядәге югары уку йортында түләп уку 139 меңне тәшкил иткән. Шул ук вакытта шәхси уку йорты белән дәүләтнекендә уку бәясе аерылмый диярлек.

Россиянең иң кыйммәтле 10 уку йорты:

1. Икътисад югары мәктәбе (ВШЭ)

Икътисад юнәлеше:

2017 ел – 715 000, 2019 ел – 770 000 мең.

2. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр университеты (МГИМО

Менеджмент

2017 ел – 561 000, 2019 ел – 588 000.

Дипломатия һәм чит илләр сәясәте

2018 ел – 615 000, 2019 ел – 648 000.

3. Россия дәүләт халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС)

Менеджмент

2017 ел: 578 000, 2018 ел – 578 000.

4. П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе

Музыка белеме һәм музыкаль сәнгать

2017 ел – 396 000, 2019 ел – 574 000.

5. Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбГУ)

Менеджмент

2017 ел: 485 100, 2018 ел – 485 100.

6. РФ хөкүмәте каршындагы финанс универстеты

Экономика

2017 ел – 423 000, 2019 – 440 000.

7. И.М.Сеченев исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университеты

2017 ел – 431 000, 2018 – 431 000.

8. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты

Экономика

2017 ел – 420 000, 2018 ел – 420 000.

9. Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты

Стоматология

2017 ел – 380 000, 2018 ел – 385 000.

10. Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе (ВАВТ)

Юриспруденция

2017 ел – 360 000, 2019 ел – 370 000.

http://yalkyn.ru/news/bu-tema/rossiyane-i-kyymmtle-10-uku-yorty

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түләүле белем