Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рөстәм Миңнеханов мәктәп белеменнән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча йөкләмә бирде

Татарстанда иҗтимагый киңлекләр үсеше институты булдырылачак, ул төзелә торган торак массивларның социаль инфраструктурасын анализлау һәм исәпләү белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Очрашу нәтиҗәләре буенча республика җитәкчесе берничә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Беренчесе: тиешле инфраструктура булмаган шәһәр яны бистәләреннән балаларны мәктәпләргә оештырылган төстә ташуны өстәмә рәвештә тәэмин итү. Шул ук вакытта Президент балаларны йөрткән вакытта куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты. Икенчесе: мәктәпләргә ихтыяҗ булган территорияләргә анализ ясарга һәм нәтиҗәләр буенча проектлауга техник биремне рәсмиләштерүгә керешергә», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ булу турында мөрәҗәгатьләр төрле районнардан килә. Мәктәпләрне төзү турындагы карар гражданнарның реаль ихтыяҗыннан, ягъни әлеге территориядә теркәлгән халык саныннан чыгып кабул ителәчәк.

Киңәшмәдә социаль инфраструктура төзүнең кирәклеге турында анализ ясау — муниципалитетларның һәм төзелеш алып барыла торган җир хуҗаларының турыдан-туры бурычы, дип искәртелде. Бүгенге кыенлыклар алар тарафыннан территорияләрне комплекслы үзләштерү булмау, ягъни социаль, мәдәният объектларын һәм челтәрләрне исәпкә алмыйча эшләү нәтиҗәсе.

«Татарстанда социаль инфраструктурага анализ һәм исәп-хисап ясауны иҗтимагый киңлекләр үсеше институты үткәрәчәк, ул республика Президенты йөкләмәсе буенча якын арада оештырылачак. Институт, шулай ук, муниципалитетларга ревизия үткәрәчәк. Бу исә кирәкле инфраструктураны исәпкә алмыйча торак массивларын төзү турында җитәкчеләрнең кайда нинди карар кабул итүен билгеләү өчен кирәк. Мондый нәтиҗәләр яшәүчеләргә кыенлыклар тудырды», — дип аңлатты Галимова.

Алга таба институт территорияләрне комплекслы үстерү буенча координация һәм контроль алып барачак. Бу киләчәктә торак комплекслар төзегәндә мәктәпләргә, транспорт инфраструктурасына, медицина һәм социаль учреждениеләргә кешеләр ихтыяҗы исәпкә алынсын өчен кирәк. 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем бирү мэгариф