Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Руфия - “Закон территориясе”ндә иң яхшысы

Райондашыбыз Руфия Закирова "Закон территориясе" ("Территория закона") республика консурсында кабат җиңүче булып танылды.

"Закон территориясе" республика конкурсы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлангычы белән ТР Министрлар Кабинеты теләктәшлегендә 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул республикада җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшь буынга хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга лаеклы өлеш керткән муниципаль берәмлекләр башлыкларын, предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гади гражданнарны бүләкләү, аларның уңай тәҗрибәсен җәелдерүгә юнәлтелә.

Әлеге конкурс безнең район өчен дә зур җиңү алып килде. Балтач мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Әдһәмовнаны әлеге олуг җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач урта мәктәбе