Руфиябез – республикакүләм бәйге җиңүчесе
Күптән түгел республика күләмендә уздырылган “Авыл укытучысы-2021” бәйгесенә йомгак ясалды.
Анда районыбызның Арбор мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфия Мифтахова да катнашты. Руфия Билсур кызын республикакүләм «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең өченче этабы җиңүчеләре арасында күрү зур сөенеч.
Исегезгә төшерәбез, «Авыл укытучысы – 2021» конкурсы үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән оештырыла.
Фото: Руфия Мифтахованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев