Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Руфияне күрергә дип барган җирдән музей да карап кайттык (+фоторепортаж)

Шушындый җылы, якты, матур мәктәпләребездә эшләп торырга язсын!

Татар теле укытучысы Руфия Мифтахова белән очрашуга бару Арбор мәктәбенә сәяхәт белән тәмамланды. Үзебез белән бергә кар да алып килдек, ул ак карларны мәктәп территориясендә калдырып, мәктәп ишегалдында ук урнашкан уен мәйданчыгына кундырып, эчкә үттек. Үз һөнәренең остасы Руфия Мифтахова белән җылы әңгәмәдән, аның шигъри иҗаты белән танышканнан соң (язган шигырьләре блокнотларда саклана, фотода күрәсез), мәктәпнең эшчәнлеге белән кызыксындык. Музей эшчәнлегенә таң калдык. Ашханәдә 20 елдан артык мәктәп балаларын тукландыручы Рәхимә Низамованы күрдек. Бүгенге көндә ул Чулпан Мостафина белән эшли. Мәктәптә эшлекле тынлык, тәнәфесләр дә тыныч биредә. Еллар имин, һәрбарчабыз да сау-сәламәт, исән булып, шушындый җылы, якты, матур мәктәпләребездә эшләп торырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар теле Халыклар бердәмлеге көне Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы