Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рус теленнән 34 укучы БДИ тапшыра алмаган

Кичә кич мәҗбүри фән - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы сөендерә: Татарстанда уртача күрсәткеч 3 баллга югары күтәрелгән. Быел ул 69 балл булган. Узган ел 65,8 балл иде.

Татарстанның 57 укучысы рус теле имтиханын 100 баллга тапшыра алган. Узган уку елында аларның саны 69 иде. Имтиханны тапшыра алмаучылар да бераз кимегән. Гомумән алганда 34 укучы минималь чикне үтә алмаган. Бу - 0,19 %ны (узган ел 0,19 %)тәшкил итә.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 18156 Татарстан укучысы тапшырган иде.

Бүген математика фәне буенча (база дәрәҗәсе) имтихан нәтиҗәсе билгеле булырга тиеш.
11 июньдә 5384 татарстанлы - физикадан, 1620 укучы чит телдән язмача имтихан тапшырачак, дип яза Интертат.ру.
Фото: http://supersolnishco.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250