Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

РУСЛАН СӘЛИМГӘРӘЕВ БДИда 400 БАЛЛ ҖЫЙГАН!

БДИ тарихында беренче тапкыр укучы 4 имтихан буенча 400 балл алган. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов фикеренчә, моңа гаҗәпләнергә кирәкми, алга таба да шушындый нәтиҗәле балалар булачак.

Әлеге вундеркинд – Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев. Ул рус теле, профильле математика, биология һәм химияне сайлаган. Аларның һәрберсеннән максималь – 100әр балл алган.

Руслан укый торган 179нчы мәктәп директоры Павел Якушкин да укучысы турында бары тик уңай фикердә генә:

– Менә дигән егет, соңгы өч ел эчендә аның берничә дистә грамотасы бар, ул мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында төрле предметлар буенча призер да, җиңүче дә булды. Алар арасында астрономия, математика, физика, биология һәм башкалар бар.

Руслан башта бу хәбәргә үзе дә ышанмаган.

Фото: Руслан Сәлимгәрәевның вКонтакте битеннән алынды

– Дөресен генә әйткәндә, мин дәүләт хезмәтләре порталы (БДИ нәтиҗәләрен шуннан карап була – авт.) ватылган да һәм миңа әллә ничә тапкыр 100 балл җибәреп ята, дип уйладым. БДИга безне мәктәптә әзерләделәр, олимпиадаларда уңышка ирешкәч, миңа математика, рус теле һәм химиядән имтиханнардан җиңелрәк булды. Ә биологиядән мин үземдә алай ук нык ышанмаган идем, шуңа соңгы айда репетиторга йөрдем. Бәлки, бу үз-үземне тынычландыру өчен кирәк булгандыр. Минем имтиханнарны яхшы тапшырасым килде, чөнки 11нче сыйныфта МДУга керү теләге уянды, – ди Руслан.

Хәзер ул М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биоинженерия һәм биоинформатика факультетына керергә җыена. Шулай ук МФТИга да документларын бирергә җыена. Анда исә егетнең олимпиада нәтиҗәләрен исәпкә алалар. Шуңа әллә ни борчылырга сәбәп юк, ди уйлый.

БДИ тапшыру тарихында шуңа охшаш очрак булган иде инде. 2013 елда Кировның чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле, химия, биология һәм физикадан 100әр балл алды.

 

 

РИА Новости

yalkyn.com

Фото: Руслан Сәлимгәрәевның вКонтакте битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди