Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәрвакыт сакта яки егетләргә биргесез мөгаллим. Кем ул? (+фото)

Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сәүдәр Мингалиевич укучыларга гына түгел, үзенә карата да бик таләпчән кеше.

Аның укучылары хәрби әзерлекле, нык характерлы булулары белән аерылып тора. Кайсы гына ярышка бармасыннар, гел призлы урыннар яулыйлар, районда җәмәгать тәртибен саклауда да алар алыштыргысыз. Сүзем яшь армиячеләр, кадетлар һәм форпостчылар әзерләүче мөгаллим, Балтач урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сәүдәр Мингали улы Тимербаев хакында.

Районыбыз мәктәпләрендә инде икенче елын уңышлы эшләп килүче яшь армиячеләр отряды һәр мәктәпнең йөзек кашы. Балтач урта мәктәбендә әлеге юнәлеш буенча аеруча максатчан эш алып барыла. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сәүдәр Мингалиевич укучыларга гына түгел, үзенә карата да бик таләпчән кеше.

– Үзең физик әзерлекле булмый торып, укучыдан аны таләп итеп булмый. Яшь армияче, кадетчы яки форпостчы булу ул әле  физик яктан гына түгел, белем ягыннан көчле булуны сорый. Димәк, көндәлек шөгыльләнүләр һәм белем өстәү генә хокук сагында булырга ярдәм итә, – ди мөгаллим.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының 10 август санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев