Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәйсәбез республиканың “Иң креатив укытучы”сы (+фото)

25нче март көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесенә йомгак ясадылар.

Мәгариф һәм фән министры Хадиуллин Илсур Гәрәй улы,  барлык номинацияләрне дә исәпкә алып, һөнәри бәйгедә быел 800 дән артык укытучы катнашканын әйтте. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясенең йомгаклау этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова да катнашты. Күп сынаулардан торган бу катлаулы этапта барлыгы  11 төбәктән, республиканың 15 районыннан барлыгы 32 укытучы көч сынашты. 5 көн дәвамында укытучылар Казан шәһәренең «Адымнар» — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбе укучылары белән   сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрделәр, мастер-классларын һәм методик остаханәләрен тәкъдим иттеләр.  Бәйгедә Рәйсә Шамил кызы “Иң креатив укытучы” номинациясендә җиңү яулады, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломына һәм бүләгенә ия булды. Зур тәҗрибәгә ия булган, белемле, уңган, талантлы укытучыбызны  һөнәри  бәйгедәге җиңүе белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә яраткан хезмәтендә һәм шәхси тормышында уңышлар телибез!

Мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел укытучысы” һөнәри бәйге Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова