Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәзинә белән Әнисә 1нче номерлы бакчада кунакта булды

3 декабрь көнне бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасында "Инвалидлар декадасы" уңаеннан Рәзинә Төхфәтуллина һәм аның иптәш кызы Әнисә Фазылҗанова белән очрашу уздырылды.

Бәйрәмне бакчаның өлкән тәрбиячесе Гүзәлия Волкова ачып җибәрде. Балаларыбыз кунакларга үзләренең матур җырларын, биюләрен, күңелле шигырьләрен бүләк иттеләр. Балалар тарафыннан әзерләнгән концерт Рәзинә белән Әнисәнең күңеленә хуш килде. Кунакларыбыз да безне Рәзинәнең шәхсән үзе язган "Яңа ел " җыры белән сөендерделәр. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кунакларга очрашу истәлеге итеп, үзләре ясаган бүләкләр тапшырды. Бәйрәм күтәренке рухта үтте, ике арада өзелмәс хөрмәт һәм ихтирам җепләре сузылды, дип хәбәр иттеләр 1нче номерлы балалар бакчасыннан.

Гүзәлия Волкова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250