Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сабантуйлар дәвам итә (+фоторепортаж)

Балалар, бигрәк тә кечкенәләр арасында үткән Сабантуйлар бик күңелле була. Менә шундый мавыктыргыч чара бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында үтте.

Икенче кечкенәләр төркеме рәхәтләнеп мәйданчыкларында күңел ачып, уеннарда катнашып, бүләк отты. Бу бәйрәмне күптән көтте инде алар, тик көннәрнең салкынча торуы гына киртә корды үзләренә. Кояш нурлары җир өстенә төшеп, бөтен дөньяны матурлыгы белән кинәндергәч бакча ишегалдында да Сабантуй гөрләде. Бер үк көндә төрле-төрле төркемнәрнеке булып, һәркайсы үзенчә күңел ачты. Рәхмәт бакча хезмәткәрләренә, сабыйлар күңеленә тагын бер онытылмас хатирә өстәгәннәре өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй