Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сабыйларың олы юлга аяк басты, Сания Рашатовна!...

Ин кадерле, беренче укытучым - Сания Рашатовна… Бу шигырь юлларын күз яшьләрсез генә укып булмый...

Ләкин бу шигырь 2017нче елгы чыгарылыш сыйныфыннан бүләк булсын сина, рухыңны шат кылсын, изге догабыз булып барып ирешсен! Бүген синең сабыйларың зур юлга аяк басты ...
Нәни генә сабый идек әле,
Килгән чакта бары мәктәпкә.
Назларына күмде Сания апа,
Һәм өйрәтте тәртип-әдәпкә.
Зур егетләр, матур кызлар булып
Үскәнне тик калдың күрмичә.
Онытырга мөмкин түгел сине,
Хәтерләрдә калдың үлмичә!
Синнән алдык күпме наз-ярату,
Кояш кебек тарттың үзеңә.
Рәхмәт сиңа, бөек остазыбыз,
Олы рәхмәт, барсы өчен дә!
Күк йөзеннән ап-ак болыт булып
Күзәтәсең гүя син безне.
Йөрәк түрләренә алтын хәреф белән
Мәңгелеккә яздык без Сезне!
Кыр казлары артыннан дип, җырыңдача,
Кайт беразга, язгы нур булып!
Без акларбыз синең өметләрне,
Кызартмабыз йөзең, хур булып!
Бу шигырь юллары очен, Гарифуллина Ландышка олы рәхмәт.
Ләйлә Гасанова,
Салавыч урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250