Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш җитә, тәрбиячеләргә мәдхия җырлау башланды:"Сабыр, алтын куллы кеше икәнсез”

Сезнен якты карашыгыз булганга күрә, сабыйларыбыз балалар бакчасына теләп йөри.

Эссе август ае. 2015 ел. Безнең кадерле балаларыбыз ак бантиклар тагып, матур күлмәкләр киеп, беренче тапкыр балалар бакчасына килделәр. Тәүге танышу мизгелләре әле дә
хәтеребездә. Язмам тәрбиячеләребез Фирдания Шәриповна һәм Илсияр Камилевна хакында. Без аларны беренче күрүдэ үк үз иттек. һәрвакыт балалар дип өзелеп торучы,тырыш, аралашучан, кешелекле ачык йөзле алар. Фирдания Шәрип кызы Зарипова 1963 елның 27 декабрендэ Яңа Салавыч авылында туа. Ул Казан педагогика көллиятен тәмамлый.
1984 елда Кариле балалар бакчасында эшли башлый . Тормыш иптэше Фәнил белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Икесенә дә югары белем бирәләр. Олы кызлары Алисә КФУны тәмамлый, кечкенәсе Гөлназ аграр университетта белем ала. Икесе дә тормышка чыгып, әби-бабаларын оныклар белән сөендерәләр.Фирдания Шәриповнаның эшли башлавына 36ел булган. Илсияр Камил кызы Газизова Чепья авылында дөньяга килә .Казан педагогика көллиятен тәмамлый. 1984 елда Кариле балалар бакчасында эшли башлый. Тормыш иптэше Тәлгать белэн бер кыз ,бер малай үстерәләр. Балаларын уз урнәкләрендә чын кеше итеп тэрбиялилэр. Кызы-Динара КХТИ да белем ала.Кияугә чыгып бер кыз бер малай тэрбиялиләр. Э малае Ринат КХТИ ны тэмамлап Казанда эшли. Тэрбиячеләребезнең уң кулы булган Гөлфирә Гарәфетдин кызы Маннанова 1968 елның 23 апрелендә Чапшар авылында туа. 1982 елда 10классны тәмамлагач Балтачта 2ел мех фабрикасында эшли.1984 елда Кариле балалар бакчасына эшкэ килэ. 35 ел инде шушы хезмәтенә тугры булып хезмәт куя. Рэсем ясарга , биергә, чигәргә, җырларга ярата. Тормыш иптэше Вәгыйз белән бер кыз, бер ул тэрбиялилэр. Сезнен якты карашыгыз булганга курә,сабыйларыбыз балалар бакчасына телэп йори. СЕЗ балаларыбызга төрледән- төрле матур уеннар оештырдыгыз , җыр биюгә өйрэттегез, балаларнын акыл, зиһен сәләтен устердегез . Сезнең сабыр холкыгыз ,алтын кулларыгызга сокланмыйча мөмкин түгел.
 

Лилия Газыймова (Гарифуллина)
Кариле авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев