Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сагындырган очрашу

Сагынганбыз сине, мәктәп. Октябрь ае булса да, һаман аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән Балтач мәктәбе ишек алдында хозурланып басып тордык. Аралар өзелмәсә дә, телефон аша гел элемтәдә булсак та, коронавирус безне очрашуларга башкача карарга өйрәтте.

Укытучылар һәм өлкәннәр көненә кунакка күп булып җыелып килдек. 80-90га якынлашканнар гына түгел, инде тугыз дистәне үткән Клара Фәйзрахмановна, Мөнҗия Гариповналарны күрү бәйрәмнең көчен, бәясен тагын да арттырды.

Мәктәпнең матурлыгына, чисталыгына, елмаеп каршы алучы укытучы-укучыларына, җитәкчеләренә сокланмый мөмкин түгел. Эчтәлекле, дукландырырлык концерттан соң бәйрәм ашханәдә – мул сыйлы табын артында дәвам итте. Бик күп матур хатирәләрне барладык.

Мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаилевна Балтач сөт-май комбинаты җитәкчелегенең котлау хатын укыды һәм һәрберебезгә тәмле сырлар, май салынган пакетларын бүләк итте. Узган ел да куандырганнар иде. Аллаһның рәхмәте булсын, эшләре гөрләп барсын! Алдынгы укучыларны, укытучыларны бүләкләгәндә дә ярдәм итә икән алар!

Күңелләр тулып, сөенешеп, алдагы елларда да тыныч очрашулар насыйп булсын, ил-җирләребез дә имин булсын дип, изге теләкләр теләп, таралыштык.

Миләүшә Гарифуллина,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев