Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сак булыйк без юлларда! (фото)

Соңгы елларда районыбыз юлларында җиңел машиналарның күбәюе юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерә. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның да булуы бигрәк тә аянычлы хәл.

Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар: юлга чыкканда "Хәерле юл!", - дип озатып калу һәм "Исән-сау кайттыңмы?", - дип каршы алу. Әйе шул, бүгенге юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен, тапкырлык һәм тәҗрибә сорый. Шуңа күрә, балалар мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләрен белергә, төгәл үтәргә омтылырга тиеш. Чөнки балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Әлеге юнәлештә безнең муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" актив эш алып бара. Күптән түгел генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, юлда хәвеф-хәтәр булуны кисәтү максатыннан мин, уртанчылар төркеме тәрбиячесе - Сәгъдиева Гөлүсә Камил кызы, бакчабызда "Юлда йөри беләсеңме?" дигән күңел ачу чарасы уздырдым. Әлеге чарада балалар юлда үз-үзеңне дөрес тотуны, юл йөрү кагыйдәләрен, машинага утырып яисә җәяү йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне камил белүләрен дәлилләделәр. Әкият геройларына ярдәм итеп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең бик мөһим булуын аңлатылды. Мондый төр чаралар бакчабызда төрле уен-ярышлар формасында даими уздырылып тора.

Бакчабыз ачылып әле аз гына вакыт узуга карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан предмет-ара үстерелешле мөһит тудырылды: барлык кирәкле атрибутлар белән җиһазландырылган кабинет бар, һәр төркемдә махсус почмаклар урнаштырылды, дидактик уеннар белән баетылды. Аларны куллану шөгыльләрне нәтиҗәле һәм уңышлы оештырырга мөмкинлек бирә.

Гөлүсә Сәгъдиева,
I нче квалификацион
категорияле тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250