Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Саклап кала алабыз

Бу матур чәчәкле үсемлеккә кемнәр генә сокланмый икән!? Рәсеме дә матур, ә чынын күрсәгез... искиткеч!

Язмам халыкта “алтын туй чәчәге” дип йөртелә торган “купальница” турында. Әбиемнең сүзләре буенча, безнең якта тау битләрендә, дымлы җирләрдә элек бик күп үскән ул. Әбием Сосна авылыннан, ә Норма кешеләре безнең Торна кыры тирәләрендә булганлыгын сойләделәр. Соңгы кыңгырау бәйрәменә аны букетлап җыя торган булганнар. Күпләр аны “соңгы кыңгырау чәчәге” дип йөрткән дә инде. Ә менә әнием мәктәптә укыган чорда ул чәчәкнең барлыгын рәсемнәрдән генә күреп белгәннәр. Күз явын алырлык матур үсемлек ул. Мин аның турында китаплардан, интернет битләреннән укыдым. Ә бит ул Кызыл китапка кертелгән, югалып баручы үсемлек икән! Уйлап карасаң, чынлап та, әбиемнәр чорында булган, әниемнәр чорында күренмәгән, юкка чыккан бит. Бабаемның бакча кырында да үскән ул, аннан да вакыт узу белән югалган.
Узган ел интернет битләрендә яшь кызлар кулында шушы чәчәк букетларына игътибар иттем. Кемдер җыя, димәк, чәчәк барлыкка килгән. Җыярга ярамаганын да белмиләр! Сораша торгач, Курмала авылы иңкүлегендә барлыгын белдек. Әбием һәм бабамны алып, шунда бардык. Искиткеч матур күренешкә тап булдык: алтын туй чәчәге бер матур үзәнне тутырып үскән, сап-сары булып янып тора. Менә бит, кире кайткан бит алар!
Ничек кенә халыкка аңлатырга: өзмәскә, таптамаска, тагын да таралып үсәргә ярдәм итәргә кирәк бу үсемлекләргә!
Сазлыклы урын булганлыктан, берничә җирдә тамырлары чыгып торган үсемлеккә игътибар иттек - болары кибәргә мөмкин. Бабаем аларын, туфрагы белән бергә алып, үзләренә дә, безнең бакчага да утыртырга уйлады. Бәлки, үрчеп китәр, ә без аны Торна кырына күчереп карарбыз. Әгәр барып чыкса, Норма авылы янында да яңадан үсеп китәр бу матур чәчәкләр.
Җәй буе су сиптем, тамырлары кипмәсен өчен, су күп кирәклеген искәртте бабай. Бу язда бакчабызда, безне куандырып, утырткан чәчәгебез тишелеп чыкты. Ул кышны кичергән, ул безнең бакчаны үз иткән! Әле матур булып чәчәк тә атар! Киләчәктә, килеп чыкса, уйлаган эшебезне тормышка ашырырбыз.
Табигать бүләк иткән матурлыкны саклыйк! Өзмик ул чәчәкләрне, булган урыннарында күреп сокланыйк! Матур кырлар, үзәннәр барлыкка килсен, алтын туй чәчәкләре туган ягыбыз язларын ямьләндерсен.

Алсу Кәримова,
Норма урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев