Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Салават күпере" гаиләләр өчен бәйрәм ясады (+фото)

Балтач бистәсенең "Салават күпере" бакчасының зурлар төркемендә "Әти- әни һәм мин- безнең тату дус гаилә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.

Бәйрәм бик эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Бер генә гаилә дә читтә калмады. Бәйрәм башлангач та балаларның күнелләрен күтәреп алар янына Карлсон кунакка килде. Балаларыбыз әти-әни һәм бала дигән күнелле уеннарда катнаштылар. Үзләренең өйрәнгән матур шигырьләрен, җырларын, биюләрен күрсәттеләр. Әтиләребез кадерле балаларына, алма бөртекләренә нинди матур сүзләр белән эндәшүләрен уен барышында исбатладылар. Төрле биюләрне көйләрдән танып белүдә әниләребез үзләренең осталыкларын күрсәтеләр. Әниләребез күзләрне бәйләгән килеш мандаринны чистартып әтиләрне ашатуда да сынатмадылар.

Бәйрәмебез ахырында балаларыбыз рус теле түгәрәгендә өйрәнгән "Шалкан" әкиятен күрсәттеләр. Балаларыбыз белән берлектә шушы матур бәйрәмне әзерләүдә хезмәтләре кергән барлык тәрбияче апаларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Форсаттан файдаланып, аларны бәйрәм белән котлап, тыңгысыз эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, безнең балаларыбызның яраткан тәрбияче апалары булып калуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250