Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Салават күпере” әти-әниләрне сихри яңа ел бәйрәменә җыйды

Балтач бистәсенең икенче номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә Чыршы бәйрәме үтте.

Бәйрәм программасы бик эчтәлекле, һәр мизгеленә кадәр уйлап төзелгән. Бер генә бала да читтә калмады. Тәрбиячеләребез чын артист инде. Сокланып утырдык. Бәйрәм-тамашаны ата-аналар яратып карады, балаларның һәр чыгышы алкышларга күмелде. Кыш бабай белән Кар кызы, клоун, урман хуҗасы, Убырлы карчык, Кар бабай, Әтәч, табиб оештырган уеннарда да балалар бик теләп ярышты. Чыршы янында матур шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр булды.
Ә инде Кыш бабайның балаларга дип әзерләгән бүләкләрен Кар бабай төркемнәргә таратты.
Бәйрәм ахырында чыршы ясау конкурсында катнашкан һәр әти-әнигә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Сезнең игътибарга әлеге бәйрәм-тамашадан репортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250