Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Салават купере» төсләре

Балтач бистәсенеӊ нәкъ үзәгендә урнашкан икенче номерлы балалар бакчасы күп балтачлыларга тәрбия бирде. Аныӊ бинасы салынганга да хәйран вакыт үтте, ул күптән ремонт үткәрүне таләп итә иде.

Ниһаять бу бинага ремонт кирәклегенә җитәкчелекне инандырып, раслап, ул Республика Программасына кертелде. Районыбызныӊ «Стройград» ширкәте (җитәкчесе Наил Сафиуллин) күләмле һәм четерекле ремонт эшләрен башкарып чыга ала торган оешма, монда 45 миллион сумлык эшләрнеӊ һәрберсен җиренә җиткереп эшләргә кирәк икәнлеген яхшы аӊлыйлар. Безгә йөкләтелгән җаваплылыкны аӊлыйбыз, коллектив тату, эшчән, җәй уртасына бакчаны балалар кабул итәрлек итеп хәзерләргә тырышабыз, ди җитәкче.

Бакчаныӊ бинасы гына түгел, аныӊ территориясе төзекләндереләчәк, балалар өчен уен мәйданчыклары, барысы да яӊартылачак. Инде түбә профнастил белән ябылган, бина тышланып беткән, тәрәзәләрнеӊ барысы алышынган, эчке якта эшләр бара. Бакчаныӊ үз коллективы да читтә калмаган, җыештыру эшләренә алар да тартылган. Күп тә узмас, «Салават купере» исеме астында йөргән бу бакча яӊа төсләр белән балаларны каршы алыр әле.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы капремонт