Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Салавыч балалар бакчасын... кошлар “баскан”. Агач саен песнәк, сары түш, карга, сыерчык ди... Чакырганнармы, үзләре килгәнме? (+фоторепортаж)

Көн аяз, күнелдә яз. Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә яз алып килә торган “Карга боткасы” бәйрәме.

“Салавыч балалар бакчасы” мәйданы уртасында татар һәм рус  чибәрләре, бәйрәмдә катнашучы әти-әниләрне, балаларны, килгән кунакларны язның хәзинәле, уңышлы, икмәк-тозлы, шаян бәйрәме белән котлый. Котлауларга кушылып бер-бер артлы бакчада тәрбияләнүчеләр шигырь, чыгышлар бүләк итәләр. Һәр чыгышны әйтерсең лә беренче сыерчыклар алып килгән:эчкерсезлек, самимилек, яз шатлыгы. Апрель икәнлеген белгәннәр Тукай кунаклары, Былтыр, Кәҗә белән сарыкның әбисе, Су анасы, Акбай, Шурәлесе дә,Яз кызы, Кыш бабай ,йокысыннан уянган аю, яз хәбәрчеләре каргалар, сыерчык белән бергә бәйрәм түрендә. Һәрберсе зур әзерлек белән килгән. Урманнан килгәннәр димәссең: Былтыры да , Шүрәлесе дә, Кызыклы шәкерте дә, Су анасы да саф татарча, нәкъ безнеңчә сөйләшә. Гамунчысы да татар көйләрен сыздыра. Туган теле анам теле сагында бердәм торыйк  дип дәшә кебек.

Әти-әниләр бакча коллективы белән бергә күңел ачып алган арада ботка да пешеп җиткән. Изге теләкләр белән иң тәмле сыйдан авыз итү ул бит балачакның иң истәлекле мизгеле. Ризык күп әлбәттә,тик бит бүгенгесе ерак-ераклардан кайткан кошларыбыз белән очрашу шатлыгы кушып пешерелгән. Әнә бит агач тулык песнәкләр, сары түшләр, каргалар, сыерчыклар. Һәрберсе бүген илгә җиргә иминлек, басуларыбызга бәрәкәт, эшчән кулларга кодрәт теләп сайрый. Изге теләкләргә балалар да кушыла ”Сугышлар булмасын!Тыныч илдә, үз җиребездә яшисебез килә,” –ди алар.

Фәния Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карга боткасы