Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Салавычта күптән көтелгән, балалар концерты булды

Балалар бакчасы коллективының чыгышы, мөгаен, һәр авылда иң көтеп алынган концерттыр.

Сабыйларның ихласлыгы, сәләте, тәрбиячеләрнең тырышлыгы эзсез калмый - бар дөньяңны онытып, рәхәтләнеп ял итеп кайтасың. Салавыч балалар бакчасының быелгы концертын тамашачылар ике ел зарыгып көтте дисәк тә, һич арттыру юк. Алдагы елларда шыгрым тулы зал белән үткән концертлары белән авылдашлары күңелен яулап өлгергәннәр иде шул инде. Үткән ел, ни сәбәпледер, чыгышлары булмый калды.
Ә быелгысына башкаларына караганда да көчлерәк әзерләнгән коллектив. Башкача була да алмый, чөнки бу ел алар өчен юбилей елы. Колхоз көче белән төзелгән типовой бина ачылганга 30 ел тулган икән инде. Концертта балалар да, тәрбиячеләр дә чыгыш ясады. Һәр номер көчле алкышларга күмелде. "Безнең балалар бик сәләтле икән, аларны әзерләгән, өйрәткән тәрбиячеләргә мең рәхмәт!", - дип сөенде әти-әниләр, Лилия Закирова җитәкләгән коллективның иҗади эшчәнлегенә юагры бәя биреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250